Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск волонтерлары яраланган хәрбиләр өчен махсус оекбашлар партиясен бәйләгән
Лениногорск районының «Фронт өчен челтәрләр. Тимәш» төркеме волонтерлары ике ял көнендә госпитальдә дәваланучы яраланган хәрбиләр өчен махсус үкчәсез оекбашлар партиясен бәйләгән. Мондый оекбашлар ампутация кичергән солдатлар өчен кирәк.
Төркемнең җитәкчесе Нина Әхмәтова сөйләгәнчә, остаханәне Тимәш авылы клубында оештырганнар. Анда көн саен маскировка челтәрләре үрәләр һәм махсус хәрби операция өчен җылы әйберләр әзерлиләр. Узган ялларда хатын-кызлар, өй эшләрен ташлап, җылы оекбашлар бәйләүгә керешкән.
«Безнең оекбашлар егетләрнең аякларын җылытсын, улларыбыз, абыйларыбыз, әтиләребез тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсын», - ди төркемнең җитәкчесе.
Нина Әхмәтова өчен фронтка ярдәм – волонтерлык эшчәнлеге генә түгел. Алгы сызыкта аның оныгы Максим (позывное – Дига) хезмәт итә. Ул армия хезмәтендә чакта контракт төзегән һәм хәрби бурычын үтәргә киткән.
«Максим өчен бик борчылам. Әмма бер куанычлы хәбәр тынычландыра: аңа рапорт биргәннәр, Максим ялга кайта. Аны бик көтәбез. Максимның йөргән кызы да киләчәк – булачак килен белән беренче тапкыр танышачакбыз», – диде Нина Әхмәтова.
Материал Илмира Гәрәева катнашында әзерләнде.
Фотоны «Фронт өчен челтәрләр. Тимәш» волонтерлар төркеме тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз