news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск волонтерлары хәрби операциягә ярдәм итү эшчәнлегенең ике еллыгын билгеләп үтә

Лениногорск районы волонтерлары Тимәш авыл мәдәният йортында төркемнәре оешуга ике ел тулуны билгеләп үткән.

«Нәкъ ике ел элек «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлар төркеме җитәкчесе Светлана Салихова ярдәме белән без Тимәштә Лениногорск штабының филиалын ачтык. Бүген без инде «Фронт өчен челтәрләр. Тимәш» дип аталган мөстәкыйль бердәм команда буларак эшлибез», - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Халидә Сөләйманова.

Көн саен маскировка челтәрләре өчен нигез тарттырылган каркас янында төркемнең активистлары җыела. Монда очраклы кешеләр юк. Челтәр үрелеп бетеп, тыгыз итеп төреп әзерләп куелганчы клуб бушамый. Волонтерлар караңгы төшкәндә генә гаиләләре, үз эшләре һәм мәшәкатьләре янына кайтып китә.

«Нигездә 3х3 һәм 3х4 зурлыктагы челтәрләр үрәбез. Аларга иң зур ихтыяҗ. Әмма сорасалар техника һәм зур объектлар өчен 3х6, 3х7 зурлыктагы челтәрләр дә ясыйбыз», – дип сөйли Нина Әхмәтова.

Кунаклар арасында махсус операция катнашучысы хатыны Инна да бар иде. Аның ире Фәнис – «Нео» позывнойлы хәрби хезмәткәр фронтка 2022 елда контракт төзеп киткән, дүрт тапкыр яраланган һәм тернәкләнгәч яңадан хезмәттәшләре янына кайткан.

«Челтәрләр бик кирәк. Алар кыйммәтле җиһазларны һәм техниканы саклый. 20 октябрьдә ул гуманитар йөк алып яңадан частькә китте. Алгы сызыкта Тимәштән киткән 27 ир-ат хезмәт итә», - диде Инна.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнарының төп бурычы – алгы сызыкта илебезнең суверенитетын яклаучы хәрбиләр өчен ышанычлы тыл булдыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot