news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск ветераннары республика конкурсында ике номинациядә җиңде

Алар совет сугышчыларының батырлыгы һәм сугыш ветераннарының яшьләргә патриотик тәрбия бирүе турында сөйләделәр.

(Лениногорск, 6 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Казанда үткән “Өлкән кешенең социаль портреты” ачык республика конкурсында Лениногорск районыннан 3 кеше катнашты, дип яза җирле басма.

Николай Николаевич Степанов хәзерге заманда олы кешенең актив була алуын күрсәтте.

Газимҗанов Галимҗан Сабирҗановичның кызы Сания Галимҗановна совет сугышчыларының Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде.

Михаил Алексеевич Новиков сугыш ветераннарының яшьләргә патриотик тәрбия бирүдәга ролен яктыртты. Алар әлеге номинацияләрдә җиңеп чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100