news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск Ветераннар советы әгъзалары гражданнар сугышы герое һәлак булган урында булды

Лениногорск шәһәр һәм район Ветераннар советының активистлары гражданнар сугышы герое Александр Кондратьев һәлак булган җиргә – Лысая гора дигән дигән тау битендә булды. Ул районның Дурасово авылы янында урнашкан. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Александр Кондратьев – тумышы белән Санкт-Петербургтан. 1918 елдан – Кызыл Армиядә, Невельский полк комиссары була. 1918 елның 10 октябрендә Лениногорск районы Дурасово авылы янындагы сугышта комиссар Александр Кондратьев батырлык күрсәтә. Кызыл Армиячеләр төркемен ак гвардиячеләр камалышка ала. Барлык иптәшләрен югалтканнан соң, комиссар Кызыл Армиячеләр килгәнче сугышуын дәвам итә. Әсирлеккә бирелергә теләмичә, герой соңгы пулясын үзе өчен калдыра.

Кондратьевның героик гамәле тарихта кискен борылыш була. Үлгәннән соң Александр Кондратьев Совет Республикасының беренче ордены – Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Ул Санкт-Петербург зиратында җирләнгән.

2021 елда Александр Кондратьев истәлегенә Лениногорскида, Ветераннар советы бинасы каршында һәйкәл ачылды.

Ветераннар советы активистлары, ветераннар әлеге тауга барып кайтты. Алар монда истәлек ташы урнаштырырга дип сөйләштеләр. Туган якны өйрәнү буенча шөгыльләнүче Наил Сәйдәшев әлеге урынны эзләп табу эшләре алып бару турында хатирәләре белән бүлеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot