Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск укытучысы музейга үзенчәлекле чигелгән ашъяулык бүләк итте
Гөлнур Дәүләтшина яулыкны дүрт ай чиккән.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Лениногорскиның 7нче мәктәбе укытучысы Гөлнур Дәүләтшина җирле туган якны өйрәнү музеена гадәти булмаган бүләк ясады. Ул баурсак төрү өчен борынгы бизәк белән ашъяулык чиккән. Бу хакта «Лениногорские вести» хәбәр итә.
Гөлнур Дәүләтшина ашъяулыкны дүрт ай чиккән. Аның җебе һәм тукымасы XX гасырның 80нче елларында эшләнгән. Чигү тамбурлы җөй технологиясе белән эшләнгән, XIX гасыр урталарындагы татар халык бизәкләре кулланылган.
Музей экспозиция-күргәзмә эше буенча белгеч Фәһимә Минязева сүзләренчә, алар өчен бу бик кыйммәтле бүләк. Музей хезмәткәрләре татар туен сурәтләп күрсәтү өчен бу ашъяулыкны чигүне үзләре сораган.
«Ашъяулык татар туе йоласын күрсәтү өчен кирәк. Ата-аналар ашъяулыкны ачып, бавырсакны ала, озын һәм бәхетле гомер теләп балаларына тапшыра», — дип аңлатты музей хезмәткәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз