news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск укучысы Байконур космодромына барачак

Ноябрь аенда «Байконур» космодромына ракета җибәрүне үз күзләре белән күрер өчен бер төркем укучылар барачак. 21 октябрьдә Байконурга барачак команданың катнашучыларын сайлап алу тәмамланды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

Татарстанның 38 муниципаль районыннан 529 кеше катнашырга дип гариза биргән.

Сайлап алу турынннан соң бары тик биш укучы гына үзләренең космик хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге алды. Араларында Лениногорскиның 2нче мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Тимур Мөхәмәтов та бар. Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.

Экскурсия 24 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot