news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск участковые Татарстан данын бөтенроссия конкурсында яклый

Капитан Рүзәл Гарипов полиция участковые булып 2011 елдан бирле эшли, өч авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә, анда 3 меңнән артык кеше яши.

(Лениногорск, 1 ноябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорск районы полиция участковые, полиция капитаны Рүзәл Гарипов Татарстан данын “Халык участковые-2017” бөтенроссия конкурсында яклый, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газеты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге участковые конкурсның региональ этабында алдынгы урынны алды, 1мең 514 тавыш җыйды. Хәзерге вакытта Рүзәл Гарипов конкурсның соңгы этабында катнаша. Финал өлеше башланды, 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Капитан Рүзәл Гарипов полиция участковые булып 2011 елдан бирле эшли, өч авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә, анда 3 меңнән артык кеше яши.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100