news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск трамплиннарында Татарстан беренчелеге һәм Ачык чемпионат була

Анда Уфа, Түбән Новгород, Екатеринбург, Пермь, Чайковский, Киевтан җыелма командалар катнаша

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). 2 октябрьдән 5есенә кадәр Лениногорскидагы трамплиннар комплексында чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш буенча Татарстан беренчелеге һәм Ачык чемпионат булачак.
Анда Уфа, Түбән Новгород, Екатеринбург, Пермь, Чайковский, Киевтан җыелма командалар катнашачак. 2 октябрьдә – рәсми тренировка, 3 октябрьдә – К-29 һәм К-48 трамплиннарыннан сикерү буенча Беренчелек, 4 октябрьдә – шундый ук трамплиннардан ике төр спортчылар өчен сикерү, 2,3,5 чакрым чакрымга йөгерү, 5 октябрьдә К-48 трамплиныннан сикерү буенча Татарстан чемпионаты һәм шул көнне нәтиҗәләр ясау булачак. Ярышлар сәгать 10 да башлана, дип игълан итте районның “Заман сулышы” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100