Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск трамплинчылары ил күләмендә танылды
Лениногорскидан Данил Садреев чаңгыда трамплиннан сикерү буенча алтын медальгә лаек булды.
(Лениногорск, 2 март , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Күптән түгел Лениногорскиның «Олимпия резервы” спорт мәктәбенә йөрүчеләр Пермь краеның Чайковский шәһәрендә Россиянең спорт мәктәпләре арасында узучы кышкы спартакиадада катнаштылар, дип хәбәр итә район газеты.
Анда ил буенча барлык спорт мәктәпләре дә катнашты. Лениногорскидан Данил Садреев чаңгыда трамплиннан сикерү буенча алтын медальгә лаек булды, ул 8нче мәктәптә укый, тренеры - Николай Герасимов.
Егетләр арасындагы команда ярышларында составында Данил Садреев булган Татарстан командасы дүртенче урын алды. Кызлар командасы алтынчы булды, анда Лениногорск кызлары Надежда Кравцова (8нче мәктәп) һәм Аделина Ибраһимова (12нче лицей) катнашты.
Ике төр чаңгы ярышы буенча составында Булат Галимов (2нче мәктәп), Максим Бурлеев (7нче мәктәп), Алексей Ефимов (7нче мәктәп), Иван Горбачёв (7нче мәктәп) булган республика командасы 7нче урын алды. Ярышларның баш судьясы – шәһәребезнең “Олимпия резервы” спорт мәктәбе директоры Андрей Федорук иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз