news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск трамплинчылары ил күләмендә танылды

Лениногорскидан Данил Садреев чаңгыда трамплиннан сикерү буенча алтын медальгә лаек булды.

(Лениногорск, 2 март , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Күптән түгел Лениногорскиның «Олимпия резервы” спорт мәктәбенә йөрүчеләр Пермь краеның Чайковский шәһәрендә Россиянең спорт мәктәпләре арасында узучы кышкы спартакиадада катнаштылар, дип хәбәр итә район газеты.

Анда ил буенча барлык спорт мәктәпләре дә катнашты. Лениногорскидан Данил Садреев чаңгыда трамплиннан сикерү буенча алтын медальгә лаек булды, ул 8нче мәктәптә укый, тренеры - Николай Герасимов.

Егетләр арасындагы команда ярышларында составында Данил Садреев булган Татарстан командасы дүртенче урын алды. Кызлар командасы алтынчы булды, анда Лениногорск кызлары Надежда Кравцова (8нче мәктәп) һәм Аделина Ибраһимова (12нче лицей) катнашты.

Ике төр чаңгы ярышы буенча составында Булат Галимов (2нче мәктәп), Максим Бурлеев (7нче мәктәп), Алексей Ефимов (7нче мәктәп), Иван Горбачёв (7нче мәктәп) булган республика командасы 7нче урын алды. Ярышларның баш судьясы – шәһәребезнең “Олимпия резервы” спорт мәктәбе директоры Андрей Федорук иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100