news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск трамплинчылары җиңү белән кайтты

Анда Казан, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Новгород, Санкт-Петербургтан килгән 40 спортчы катнашты.

(Лениногорск, 21 июнь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Әлмәттә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренең Беренчелеге узды. Ярышта Лениногорскиның “Олимпия резервы” спорт мәктәбе спортчылары да катнашып, җиңү белән кайттылар, дип хәбәр итә  район газетасы.

Анда Казан, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Новгород, Санкт-Петербургтан килгән 40 спортчы катнашты.

Район трамплинчылар түбәндәге урыннарны яулады: Никита Зыбин, Ярослав Иванов – 1нче урын; Кирилл Раевский, Руслан Погосов - 2 нче урын; Карина Косолова – 3нче урын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100