news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск сыер савучысы республикакүләм конкурста бүләкләнде

Район сыер савучысы иң озак эшләүче буларак номинациядә билгеләнде.

Лениногорск сыер савучысы республикакүләм конкурста бүләкләнде
Люция Нуриева

(Лениногорск, 4 июль, "Татар-информ",  "Заман сулышы", Люция Нуриева). “Лениногорская агрофирмасы”  җәмгыятеннән сыер савучы Дания Гарифуллина машина белән сыер саву мастерлары республикакүләм конкурсында катнашты һәм бүләкләр белән кайтты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Конкурс берничә көн дәвам итте. Конкурсның беренче көне Биектауның “Татарстан агрофирмасы” хуҗалыгында үтте. Сыер савучылар биредә теоретик һәм практик биремнәрне үтәделәр.

Кичә конкурсның икенче этабы булды. Ул Лаеш районында "Татарстанда кыр көне-2019" агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.

Район вәкиле - "Лениногорская агрофирмасы"нда машина белән саву операторы Дания Гарифуллина иң озак эшләүче буларак номинациядә билгеләнде һәм призлар белән бүләкләнде. Шулай ук аңа Татарстан профсоюзлары оешмасыннан шифаханәгә юллама тапшырдылар.

Дания апа сыер савучы булып 30 елдан артык хезмәт итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot