news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск спортчысы грек-рим көрәше Россия беренчелегенә юллама алды

Лениногорск спортчысы грек-рим көрәше Россия беренчелегенә юллама алды
Фото: Лениногорскиның 3нче комплекслы спорт мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсе

Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбе грек-рим көрәшчесе Альберт Минһажев Россия беренчелеге ярышларында катнашачак. Илкүләм ярышларында катнашу хокукына ул Идел буе федераль округы бәйгесендә призлы урын алуы белән ия булды. Бу турыда «Заман сулышы» Лениногорскиның 3нче комплекслы спорт мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы бәйгесе шушы көннәрдә генә Кстов шәһәрендә узды. Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән 300 көрәшче катнашты. Бәйгедә 18 яшькәчә булган көрәшчеләр көч сынашты.

Альберт Минһажев 80 килограмга кадәрле авырлык категориясендә бил алышкан грек-рим көрәшчеләре арасында бронза яулап алуга иреште. Бу уңыш Лениногорск көрәшчесенә яңа уңышлар өчен киңлекләр ачты. Ул февраль аенда Владивосток шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә юллама алды. Бу аның осталык, талант һәм ихтыяр көчен раслаучы зур казаныш.

Без шулай ук Альбертның остазлары, 3нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге тренеры Руслан Лущиков һәм беренче тренеры Владимир Майоровның да зур уңышы.

news_right_1
news_right_2
news_bot