news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск спортчылары грек-рим көрәше буенча җиңү яулап кайтты

Турнирга ике йөздән артык спортчы Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмуртия, Марий Эл, Рязан, Оренбург өлкәләреннән, Татарстаннан килде.

(Лениногорск, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Марий Элның Волжск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Леонид Лобаницкий истәлегенә төбәкара турнир узды. Анда Лениногорск спортчылары да катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Турнирга ике йөздән артык спортчы Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмуртия, Марий Эл, Рязан, Оренбург өлкәләреннән, Татарстаннан килде.

Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбеннән үз үлчәү авырлыгында Роберт Шәймөхәммәтов икенче урын алды. Станислав Никифоров, Ильгинар Хәйбрахманов үз үлчәү авырлыгында өченче урын алдылар.

Әлмәттә грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге үтте. Ярышларда Бөгелмә, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Әлмәт, Лениногорскидан 2006-2008 елгы яшүсмерләр катнашты.

Үз үлчәү категориясендә Әмирхан Хәбиров җиңүче булды. Артем Давлетшин, Кирилл Бердников, Тимур Гиниатуллин икенче урын алды. Пьедесталның өченче баскычында – Руслан Моисеев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100