Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск шәһәр судьясы Самара өлкәсендә авариядә һәлак булган
Владимир Иваничев 1986 елдан бирле Лениногорск шәһәр судының федераль судьясы булып эшли.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә авариядә Лениногорскидан килгән 68 яшьлек ир-ат һәлак булган. Ул шәһәр судьясы булып эшләгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына судның матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.
Судның матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, 5 октябрьдә Самара өлкәсендә кеше үлеменә китергән һәлакәт булган.
Владимир Иваничев 1986 елдан бирле Лениногорск шәһәр судының федераль судьясы булып эшли. 2015 елда ул отставкага китә. Ә 2019 елда Татарстанның Лениногорск шәһәр суды судьясы вазифаларын үтәүгә җәлеп ителә. Ул Татарстан Суд департаменты идарәсенең һәм Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
«Хөкемдар хезмәтенә тугры калды. Ул һәрчак законнарны тирәнтен белүе, максатчанлыгы, үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм эшлеклелек сыйфатлары белән аерылып торды. Гомер буе ул законлылык, гаделлек һәм объективлык позициясендә торды», — дип сөйләделәр Лениногорск судында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз