Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск шәһәрендә X “Гыйлем нуры” бәйгесе үтте
28 майда Лениногорск шәһәре «Ихлас» мәчетендә X «Гыйлем нуры» бәйгесе оештырылды. Конкурсның төп максаты имам Әбу Хәнифә мәзһәбен һәм Матуриди гакыйдәсен ныгыту, гыйлем алуга мәхәббәт тәрбияләү, мөселманнар арасында дуслыкны арттыру, тәҗрибә алышудан гыйбарәт булды. Бәйге шулай ук милли телебезне вә гореф-гадәтләребезне торгызу, тарихыбызга кызыксыну уяту нияте белән дә үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөселманнар очрашуы һәрвакыттагыча Коръән укып башланып китте. Район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов барлык катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте, бәйгенең әһәмиятен, гыйлем алуның дәрәҗәсен билгеләп, уңышлар теләде, хөкемдарлар белән таныштырды. Аннары барлык җыелган уенчыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде.
Бәйгегә Татарстанның күп районнарыннан катнашучылар килгән иде. Алар арасында Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Чаллы, Сарман, Мөслим, Кукмара, Казан, Ютазы, Арча, Балтач һәм Лениногорск командалары бар иде.
Бәйге 2 өлештән торды: ярымфинал уеннары һәм финал уены. Өч ярымфинал уенында 5әр төркем катнашты. Аннан беренче һәм икенче урынны алган төркемнәр финалга чыкты. Болар — Арча, Әлмәт, Кукмара, Бөгелмә, Мөслим һәм Лениногорск төркемнәре. Нәтиҗәдә Лениногорск районы командасы беренче урын яулады.
Җиңүчеләргә кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм китаплар бирелде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз