news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районының "Заман сулышы" газетасы янгында каза күрүчеләргә ярдәм итәргә чакыра

Аларга акчалата да, әйберләтә дә ярдәм итәргә була.

(Лениногорск, 31 март, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск районы Тимәш авылында янгында өйләрен, барлык әйберләрен югалткан Вәлиевлар гаиләсе ярдәм сорый, дип яза район газетасы.

Янгын 27 мартта Тимәшнең Молодежная урамында яшәүче Вәлиевлар гаиләсендә чыга. Әлеге өйдә өч кеше яшәгән: ирле-хатынлы Әлфия апа һәм Хәниф абый - пенсионерлар, аларның 1974 елгы 2нче группа инвалид малайлары. Күз ачып йомганчы вакыт эчендә алар йортсыз - җирсез калганнар.

- Без бүген бик авыр хәлдә, - ди Әлфия апа. - Өебез тулысынча янып бетте, бераз ремонтлап кабат яшәрлек ясап булмый. Янгын чыкканда без йоклый идек инде. Ут эченнән ничек киенгәнбез, шул килеш йөгереп чыктык. Бер нинди кием дә алырга өлгермәдек, барлык документларыбыз да янып бетте.

Аларны күршеләре - Ганиевлар гаиләсе сыендырган. Тик аларның мәрхәмәтлелегеннән дә озак файдалана алмыйбыз, чөнки күршеләребеә үзләре дә уллары гаиләсендә яши, диләр. Ярдәм сорап, район башлыгы Рәгать Хөсәеновка мөрәҗәгать иткәннәр.

Бу гаиләгә бүген ярдәм бик кирәк, мөмкинлеге булган барлык кеше дә ярдәм кулы суза ала, дип уйлыйбыз. Аларга акчалата да, әйберләтә дә ярдәм итәргә була.


Реквизитлары:

ПАО «Сбербанк России»

Кор.счет 30101810600000000603

БИК 049205603

Счет № 42306810062183101171

ФИО получателя: Валиева Альфия Хаматгатовна

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100