news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районының ундүрт авылында үзара салым җыю буенча референдум уза

Районның калган ун җирлегендә үзара салым кертү буенча җыелышлар узачак.

(Лениногорск, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы", Айсылу Габбасова). Бүген Лениногорск районының 14 авылында үзара салым җыю буенча референдум уза. Тавыш бирү пунктлары иртәнге 7:00 дән кичке 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Районның калган ун җирлегендә үзара салым кертү буенча җыелышлар узачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Барлык участоклар да тавыш бирү өчен тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылган. 

Лениногорск халкы үзара салым буенча республика программасында дүртенче ел катнаша. Бу авыл халкына җирлекнең бюджетын тулыландырырга һәм шул сәбпәле авылларны төзекләндерү буенча булган проблемалары чишәргә, тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Президент пограммасы буенча җыелган акчалар республика бюджетыннан дүрт тапкырга арттырып кайтарыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100