news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районының Каран авылында узган бәйгедә атлар 10 чакрымга узышты

Лениногорск районы атларыннан тыш, бәйгедә Саба, Зәй, Бөгелмә, Әлки, Менделеевск атлары да катнашты.

(Лениногорск, 13 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск районның Югары Каран авылында атлар чабышы - бәйге уздыру традициягә керде. Ул быел өченче мәртәбә үткәрелде, дип яза җирле басма.

 Атлар чабышы Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте. Халык та күпләп килгән иде. Төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Матур ял концерты карадылар.

Татар токымлы атлар 3,5 км һәм 7 километрга узышты. Өченче чабышта төрле токымлы 4 яшьтән өлкәнрәк булган атлар 10,5 километрга чапты.

Лениногорск районы атларыннан тыш, бәйгедә Саба, Зәй, Бөгелмә, Әлки, Менделеевск атлары да катнашты.

Бәйрәмдә республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Ришат Зарипов, аксакаллар шурасы оешмасы рәисе Рәүф Ибраһимов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. 

Атлар чабышы көнне төрле мастер-класслар күрсәттеләр. Халык аларны күзәтте, кайберләре кызыксынып, ничек эшләргә икәнлекләрен дә сорады.

Бөгелмә районыннан килгән Роза ханым Рәхмәтуллина киез келәм туку серләренә төшендерде. Ул 1980 елда шөгыльләнә башлаган. Бирегә дә төрле үлчәмдәге келәмнәр алып килгән. Ул аларны аерым тема буенча эшләгән.

Шулай ук Азнакайдан килеп, ат дагалау буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Балчыктан эшләнмәләр ясап карау да күпчелек халыкка ошады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100