news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районының бер авылында җимеш бакчасы булачак

Җимеш бакчасы Шөгер авылына керү территориясендә булачак.

(Лениногорск, 5 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскиның Шөгер авылында җимеш бакчасына агачлар утыртылды. Бу хакта социаль челтәрдә шөгерлеләр хәбәр итә.

2 май көнне Шөгер авылы халкы булачак җимеш бакчасында агачлар утыртуда катнашты. Бар күңелләрен биреп эшләп, агачларның тизрәк үсеп, авылга ямь биреп торуын теләделәр.

Җимеш бакчасы Шөгер авылына керү территориясендә булачак.

Ул көн бәйрәм кебек узган. Шулай ук балалар өчен уеннар да оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100