news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районындагы авылда котыру чире буенча карантин кертелде

Хайваннарның котыру чире белән авыруының соңгы очрагы теркәлгәннән соң, ике ай узгач чикләү режимы туктатыла.

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). 13 сентябрьдән республиканың Лениногорск районында урнашкан Мордва Ивановкасы авылында  котыру чире буенча карантин кертелде. Татарстан Президентының бу хактагы указы хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

“Татарстан Республикасы Лениногорск районы Мордва Ивановкасы авылында терлекләрнең котыру чире белән авыруы сәбәпле карантин кертергә”, – диелә документта.

Чикләү режимы гамәлдә булган вакытта йорт хайваннары сату һәм аларны әлеге территориядән алып чыгу, кыргый хайваннарны тотып, читкә алып чыгу, авыру малны ит өчен чалу һәм сөтен куллану тыела. Шулай ук сәламәт малның сөтен пастеризацияләмичә ризыкка куллану һәм сату, тиреләрен һәм йоннарын дезинфекцияләмичә сату да тыела.

 Документ текстында әйтелгәнчә, хайваннарның котыру чире белән авыруның соңгы очрагы теркәлгәннән соң, ике ай узгач һәм тиешле чараларны уздырганнан соң чикләү режимы бетерелә. Чаралар өчен Татарстан Министрлар Кабинетының Ветеринария буенча баш идарәсе җаваплы.

  • Алдарак Алабуга ветеринарлары малларга котыру чиренә каршы вакцинация уздырачак дип хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100