Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск районында янгында бер әбинең аяк-куллары пешкән
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Лениногорск районының Карлыгач авылында янгында 88 яшьлек хатын-кызның аяк-куллары каты пешкән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә 14.16 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Карлыгач авылында зур булмаган агач йорт януы турындагы хәбәр килгән», – диелгән хәбәрдә.

Янгын урынына ун минуттан «Урмышла» янгын сагы хезмәткәрләре килгән. Аларны авылда яшәүчеләр каршы алган, йорт хуҗасының күршеләрдә булуын хәбәр иткәннәр. Җил көчле булу сәбәпле, янгынның күршеләргә күчү куркынычы булган. Янгын сүндерүчеләр 15 минутта эшләрен бетергән. Янгын 72 кв метр мәйданга зыян салган.
88 яшьлек хатын-кызны Лениногорск Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз