news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районында төтенләп утырган чүплеккә 1,5 мең кубометр туфрак сипкәннәр

Көн дәвамында пыскып утырган 2000 кв.метрлы мәйдан 350 кв.метрга кадәр кимегән.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Лениногорск районында пыскып утырган чүплеккә 1,5 мең кубометр туфрак сипкәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  • Бүген иртән районда каты көнкүреш калдыклары полигнонында чүп яна башлаган. Янгынның мәйданы 2000 кв. метр тәшкил иткән. Иртәнге сәгать унда янгынның таралуы чикләнгән, төш вакытына ут тулысынча сүндерелгән.

18.00 сәгатьтә пыскып утырган калдыкларга 1,5 мең кубометрдан артык туфрак сибелгән. Төтенләп утырган җирләргә су сибү дәвам итә. Бу вакыт эчендә ут капкан 2000 кв. метр чүплек мәйданы 350 кв. метрга кадәр кимегән.

Янгынны сүндерүдә 41 кеше һәм 25 берәмлек техника катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100