news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районында Мәчкәрә елгасы аша салынган күпер төзекләндерелде

Күпер 2014 елда ремонтлана башлаган

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Лениногорск муниципаль районында “Лениногорск-Карабаш” автомобиль юлының 6+117 чакрым участогында Мәчкәрә елгасы аша салынган күперне капиталь ремонтлау төгәлләнгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
 Төзекләндерү барышында күпергә килү юллары норматив хәлгә китерелгән – 7 метр киңлектәге асфальт юл түшәлгән, 3,5 шар м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән ул 4 нче категориягә туры килә. Күпернең озынлыгы 28,8 м тәшкил итә. Күпер 2014 елда ремонтлана башлаган, проектлаучысы – “Транспроект” ЯАҖ, генподрядчысы – “Мосты РТ” ААҖ.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot