news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районында өлкәннәр яңа төр гимнастика белән шөгыльләнә башлаган

"Сулыш гимнастикасы"н пенсиядәге укытучы үткәрә.

 (Казан, 24 декабрь, "Татар-информ"). “Хәрәкәттә – бәрәкәт” девиз белән Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында өлкән буын кешеләре үзләренең сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә эш башлап җибәрделәр, дип яза район газетасы.

“Сулыш гимнастикасы”н пенсиядә булган физкультура укытучысы Ганиева Альбина Рауф кызы үткәрә, ул үзе да нәкъ шушы методика белән шөгыльләнә икән, диелә хәбәрдә.

"Өлкән кешеләргә физик күнегүләр авыр бирелә, ә менә сулыш гимнастикасы алар өчен бер дигән чара булып чыкты. Атнаның һәр җомгасында клуб ишекләрен киң ачып аларны мәдәният хезмәткәрләре махсус пөхтә итеп җыештырылган бүлмәдә каршы алалар. Өлкән апаларыбыз бу гимнастикадан соң күзгә күренеп үзгәрәләр, матурланып, яшәреп, көр күңелле булып кайтып китәләр, дип хәбәр итәләр Түбән Чыршылыдан", - дип яза газета.

news_right_1
news_right_2
news_bot