news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районында буран вакытында бер гаилә утырган машина трассада карга батып калган

Тукмак авылы тирәсендә кичен көчле буранга очраган гаиләгә коткаручылар ярдәм иткән.

Лениногорск районында буран вакытында бер гаилә утырган машина трассада карга батып калган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Лениногорск районында коткаручылар машиналары карда баткан балалы гаиләгә ярдәм иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич Тукмак авылы тирәсендә «Нива» машинасы карда батып калган. Автомобильдә 45 яшьлек ир-ат, 47 яшьлек хатын-кыз һәм 15 яшьлек кыз бала булган», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

7 нче номерлы зона коткаручылары машинаны кардан чыгарып, юлның чистартылган өлешенә кадәр озаткан. Машина йөртүчегә көчле буран вакытында трассада куркынычсызлык чаралары турында аңлатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100