Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск районында бер ир-ат үз өендә янып үлгән
Янгын Туктар Урдаласы авылында чыккан.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Лениногорск районында бер ир-ат үз өендә янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә кич Туктар Урдаласы авылында янгын чыгуы хакында хәбәр килде. Совет урамындагы агач йортны тулысынча ялкын чорнап алган була. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күршеләр көндез йорт хуҗасын күрүләре, ир-атның исерек булуы хакында хәбәр итте», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгынны бер сәгать эчендә сүндергәннәр. Аның мәйданы 112 квадрат метр тәшкил иткән. Ут белән көрәшүчеләр, кисәүләрне аралаган вакытта, 61 яшьлек ир-атның мәетен табып алган.

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз