news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районында ат чабышлары үтте

Чабышка, безнең атлардан тыш, Зәй һәм Биектау районнарыннан, Самара өлкәсеннән килгәннәр иде.

(Лениногорск, 14 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск районы Югары Каран авылы янындагы “Алмакай” атлар утарында ат чабышлары үтте, дип хәбәр итә “Заман сулышы” сайты.

Башка еллардагыдан ул күләмлерәк булуы һәм чараларның төрлелеге белән аерылып торды. Чабышка, безнең атлардан тыш, Зәй һәм Биектау районнарыннан, Самара өлкәсеннән килгәннәр иде.

Кунаклар да бик күп иде: республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов, Бөтендөнья татар конгрессы һәм республиканың “Ак калфак” оешмасы вәкилләре катнашты. Барлык кунакларны, катнашучыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде. Ә Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев ат чабышында үзе дә катнашып, 3 чакрым 800 метр арада өченче урын алды.

Ат чабышын карарга килүчеләр өчен киез келәм туку, чыбыркы үрү буенча мастер-класслар күрсәтелде. Халык уеннары, үзешчән артистлар чыгышы оештырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100