news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

Комбайнчыларга акчалата премия һәм күчмә байрак тапшырылды.

Лениногорск районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр
tatarstan.ru/

(Лениногорск, 24 август, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков уракта эшләүче алдынгы комбайнчыларны бүләкләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Нәтиҗәләр үткән атнаның эш йомгаклары буенча билгеләнде. Алдынгылар өч төркемгә бүленде. Беренче төркемдә “Маркс” хуҗалыгыннан Әсхәт Сәхапов җиңүче булды. Бер атна эчендә "Нью-Холланд 7060" комбайнында 490 тонна бөртеклеләр суктырган.

Икенче төркемдә “Агрофирма Лениногорская" җәмгыятеннән Звонарев Анатолий һәм Габидуллин Азат җиңүче булды. Алар КЗС-1218 комбайнында 485 әр тонна суктырган.

Өченче төркемдә “Ленин” хуҗалыгыннан Ирек Иванов җиңүче булды. Ул КЗС-7 комбайнында 337 тонна бөртекле суктырган.

Комбайнчыларга акчалата премия һәм күчмә байрак тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot