news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районында алдынгы комбайнчылар бүләкләнде

Районның “Йолдыз” хуҗалыгыннан Серебрянников Владимир кече җитештерүчәнле комбайннар арасында җиңүче булды.

(Лениногорск, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск районы кырларында урып-җыю дәвам итә. Шушы көннәрдә өченче һәм дүртенче җидекөнлеккә нәтиҗәләр ясалды, дип яза җирле басма.

Алдынгы комбайнчыларга күчмә флаг һәм акчалата премия тапшырырга басуга агропромышленность хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе Алмаз Мәүлетов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы ветераннары килде.

Районның “Йолдыз” хуҗалыгыннан Серебрянников Владимир кече җитештерүчәнле комбайннар арасында җиңүче булды.

Уртача җитештерүчәнлектә булган комбайннар арасында “Сатурн-Урал”дан Ринат Гобәйдуллин.

Югары егәрлектәге комбайннар арасында “Спартак агрофирмасы”ннан Альмир Вәлирахманов җиңүче булды.

Аннан соң ветераннар “Спартак агрофирмасы”ның ашлык амбарына юнәлде. Монда орлык сыйфаты, эш урыннарында тиешле саклану чаралары, аптечкалар белән тәэмин ителеш турында кызыксынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot