news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районы Урдалы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Фельдшерлар 500дән артык кешегә медицина хезмәте күрсәтә.

Лениногорск районы Урдалы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Розалия Мостафина

(Лениногорск, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Заман сулышы", Розалия Мостафина). Шушы көннәрдә Лениногорск районы Урдалы авылында республика программасы буенча төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Ачылу тантанасына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев, Урдалы авыл башлыгы Марат Җиһаншин, авыл халкы килгән иде.

Урдалылар озак көтте инде бу бинаны. Яңа ФАПны искесе урынына төзеп куйганнар. Искесендә су, канализация булмаган. Биредә медицина хезмәте күрсәтүне Наҗия Чеканова һәм Фәридә Хәмитова башкарачак. Наҗия күптән эшләсә, Фәридә Әлмәт медицина колледжын тәмамлап, районга эшкә килгән. Ул Карагай халкына хезмәт күрсәтәчәк.

Урдалы авыл җирлегенә Карагай да керә. Фельдшерлар 500дән артык кешегә медицина хезмәте күрсәтә.

Урдалының имамы Фәрит хәзрәт азан әйткәч, кызыл тасманы кистеләр Аннан барысы да эчкә үтеп, ФАП белән танышты. Монда тиешле, кирәкле кабинетлар бар. Заманча итеп ясалган.

news_right_1
news_right_2
news_bot