news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы Тимәш авылында яңа авыл советы бинасы ачылды

Ул дүрт ай эчендә төзелде.

(Лениногорск, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы", Розалия Мостафина). Бу атнада Лениногорск районында шатлыклы тантана - Тимәш авылында авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды, дип яза җирле басма.

Анда “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Тимәштәге яңа сельсовет бинасы “авыл җирлегендә административ башкарма комитет биналарын төзү” программасы нигезендә сафка басты. Ул дүрт ай эчендә төзелде. Бу - районда әлеге программа нигезендә төзелгән беренче бина.

Яңа бина искесе янында урнашкан. Бик матур, җайлы гына килеп чыккан. Бина эче якты, һәр белгечнең үз кабинеты бар. Программага мебельләр белән тәэмин итү дә кергәнлектән, мебельләр дә урнаштырылган. Инженерлык челтәрләре сузылган. Иске авыл советы бинасын исә китапханә итеп ясаячаклар.

Бина ачылуга килгән халыкны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Совет ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Тимәш авыл башлыгы Рафаэль Сираев сәламләде.

- Җирле үзидарә органнары күп төрле мәсьәләләр чишү белән мәшгуль. Кешеләр яңа биналарга бары тик яхшы хәбәрләр белән генә килсен иде. Бина хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итсен, - дип теләделәр.

Бинаны төзүче оешмага Рәхмәт хаты тапшырылды. Әгъзам Гобәйдуллин исә Ассоциация исеменнән картина бүләк итте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100