news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы Тимәш авылында электрон сайлау оештырылган

Лениногорск районы Тимәш авылы җирлегендә халык ике ысул белән сайлый.

(Лениногорск, 18 март, "Татар-информ", “Заман сулышы”). 1837 санлы сайлау участогында беренче тапкыр компьютер-электрон сайлау оештырылган. Сайлау комиссиясе әгъзасы Нуриева Гөлфия әйтүенчә, мондый юл белән сайлаудан авырыксынучы юк. Кайберәүләр, аеруча яшьләр җиңел икән, дип әйтәләр.

- Халык бездә бик актив. Көндезге сәгать унга 435 кеше үз тавышын бирде, бу 38 процент дигән сүз. Волонтерлар башта электрон аппаратта ничек сайларга икәнен күрсәтә. Аннары сайлаучылар үзләре аппарат янына барып, моны башкара, - ди сайлау комиссиясе әгъзасы.

Өлкән яшьтә булса да, Гөләндәм апа Солтанова заманча сайлау ысулының авырлыгын күрмәде. Башта тренажерда күрсәттеләр, аннан үзе барып сайлады. Ул озак еллар Тимәш мәктәбендә укытучы булып эшләгән, ире Илдар абый белән килгәннәр. “Сайлаулар – һәркемнең гражданлык бурычы. Яңа электрон сайлау да авыр түгел икән, шунысы җайлы: аппаратта телне дә сайлап була. Мин татар телендә сайлауны башкардым”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100