Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск районы Сугышлы авылында сайлаучылар өчен күргәзмә оештырылган
Күргәзмәгә бакчадан җыеп алынган төрле яшелчәләр куйганнар.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск районы Сугышлы авылында сайларга килүчеләр өчен матур күргәзмә оештырылган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Сугышлы мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр сайлау участогында матур күргәзмә әзерләгән. «Бакчадан яшелчә җыйганда, бәрәңге алганда, моның кирәге чыгар әле дип, үзенчәлекле формада үскән бәрәңге, чөгендерләрне гел җыя тордык. Әлеге „неформат“ яшелчәләрдән сайлауга күргәзмә оештырдык», — ди мәдәният йорты хезмәткәре Сиринә Галимова.
Күргәзмәдә үзенчәлекле яшелчәләрдән тыш, галәмәт зур кабак, алма, виноград, ташкабак бар. Шулай ук чигелгән кулъяулыклар, эскәтерләр, ашъяулыклар да урын алган. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган почмак та бар.
Сугышлыда халык Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнаша. Беренче көнне, 17 сентябрьдә халык шактый килгән. Тавыш бирергә күпчелеге иртәнге якта һәм төшкә таба күп килә икән. 17 сентябрь көнне иң беренчеләрдән булып сайлау участогына Рәмзия Ганиева килгән. Аңа 59 яшь. Озак еллар колхозда эшләгән.
«Еллар тыныч булсын, безгә пенсия биреп торсыннар дип сайлауга килдем», — ди ул.
Сайлау участогында барлык санитар таләпләр үтәлә, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз