news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы Сарабиккол мәктәбендә Россиякүләм тарихи-туган якны өйрәнү укулары узды

Анда Казаннан бик күп галимнәр, тарихчылар, республика районнарыннан туган якны өйрәнүче белгечләр чакырылган иде.

(Лениногорск, 10 декабрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск районы Сарабиккол мәктәбендә Россиякүләм тарихи-туган якны өйрәнү укулары узды, дип яза җирле басма.

Районыбызның Сарабиккол мәктәбе бик күп кунаклар каршы алды. Биредә “Татарстанның көньяк-көнчыгышында һәм Лениногорск районында кеше һәм табигать. Сарабиккол авылы һәм Шешминка-Чирмешән ике елга арасы: тарих һәм мәдәният проблемалары” фәнни-практик конференция узды.

Анда Казаннан бик күп галимнәр, тарихчылар, республика районнарыннан туган якны өйрәнүче белгечләр чакырылган иде. Конференциядә Татарстанның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан профессор Альберт Борханов, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Галия Урманова, Татарстан Фәннәр академиясе член-корреспонденты, профессор Вадим Хоменко һәм башкалар катнашты.

Конференция алдыннан мәктәп укучылары чыгышы булды. Аннан пленар өлештә туган як тарихы турында сөйләделәр, өйрәнеп бетелмәгән авыллар турында да сүз булды.

Конференция секция эше белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100