news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы полицейскийлары элек хөкүм ителүчедән мәк саламы экстракты алган

Законсыз сакланган 2,4 грамм мәк саламы экстракты элегрәк хөкем ителгән 55 яшьлек Лениногорск кешесенең яшәү урынында булган.

(Казан, 2 февраль , «Татар-информ»). Лениногорск буенча Россия эчке эшләр министрлыгының участок полиция хезмәткәрләре элегрәк хөкем ителгән 55 яшьлек Лениногорск кешесенең яшәү урынында 2,4 грамм мәк саламы экстракты табып алганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрылыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлешендә каралган «наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү» җинаять төркеме билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Кулга алынган кешегә карата чыгып китмәү һәм үз-үзеңне дөрес тоту турында кисәтү чарасы сайланган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искә төшерә: әгәр сез наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркопритоннар тоту белән бәйле җинаять шаһиты булсагыз, тәүлек буе эшли торган 02, 112 телефонына яки министрлыкның 291-20-02 «ышаныч телефоны» на мөрәҗәгать итә аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100