news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районы Мичурин авылында шигырь таратып йөргәннәр

Алар үзәк урам буйлап үтеп баручыларга, шулай ук балалар бакчасы, кибет һәм китапханәгә йөрүчеләргә 100ләп шигырь-карточка таратты.

(Лениногорск, 10 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск районы Мичурин авылы китапханәсе “Кесәдәге шигырьләр” акциясе үткәрде, дип яза җирле басма.

Ул көнне китапханәче ярдәмчеләре – волонтерлар белән авыл урамы буйлап, Бөек Ватан сугышына багышланган шигырь юлларыннан торган кесәгә сыешлы карточкалар таратып йөрде. Алар үзәк урам буйлап үтеп баручыларга, шулай ук балалар бакчасы, кибет һәм китапханәгә йөрүчеләргә 100ләп шигырь-карточка таратты.

news_right_1
news_right_2
news_bot