news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы Кирлегәч авылында күренекле шәхесләргә истәлек тактасы ачылды

Кирлегәч авылында яшәүчеләр Сәгыйть Димиев белән Габбас Мөхәммәтшинны искә алды.

Лениногорск районы Кирлегәч авылында күренекле шәхесләргә истәлек тактасы ачылды
Розалия Мостафина

(Лениногорск, 10 апрель, "Татар-информ", "Заман сулышы", Розалия Мостафина ). Лениногорск районы Кирлегәч авылының күренекле шәхесләре Сәгыйть Димиев белән Габбас Мөхәммәтшинны искә алдылар. Аларга багышлап истәлек тактасы ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сәгыйть Димиев - Кирлегәчтә мәктәп салдырган шәхес. 40 ел укытучылык хезмәте алып барган, шуның 25 еле - мәктәп директоры булып торган. Кирлегәчлеләр аны җылы итеп искә алдылар, аның игелекле эшләрен барладылар, рәхмәт сүзе әйттеләр.

Мәктәптә чара тәмамлангач, авыл мәдәният йортында Габбас Мөхәммәтшинга багышланган кичә башланды. Габбас ага Кирлегәчтә туа, республикага билгеле шәхес. Казанда Сөембикә манарасына ярым ай куйдырткан кеше, Татарстан Мәдәният министры урынбасары булып та эшләгән.

Мәдәният йортының тышкы ягында Габбас Мөхәммәтшинга истәлек тактасын ачтылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100