news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы Иске Писмән авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы ясыйлар

Сайлау комиссиясе членнары утыз кешенең өенә барып сайлаттырган.

(Лениногорск, 18 ноябрь, "Татар-информ", “Заман сулышы”, Розалия Мостафина). Лениногорск районының Иске Писмән авылында үзара салым акчасына утлар куелган, хәзер балалар мәйданчыгы ясауны көтәләр. Бу хакта "Заман сулышы" газетасы хәбәр итә. 

Лениногорскиның Иске Писмән җирлегендә референдум уза. Сайлау участогы рәисе Наташа Сивачева әйтүенчә, халык төшкә кадәр бик актив килгән. Кайберәүләр өйгә килеп сайлаттыруны сораган. Сайлау комиссиясе членнары утыз кешегә өенә барганнар.

Шушы авылда яшәүче Марина Громова да референдумга үз тавышын бирергә килгән. Аңа 30 яшь. Мәктәптә ашханәдә эшли.

"Үзара салым акчасына авылда эшләр башкарылуын күреп торабыз. Узган ел Заречная урамында лампочкалар куелды, юл ясалды. Быел Үзәк урамда юллар ремонтланды. Шулай ук яктырту буенча да эшләр дәвам итә. Менә балалар мәйданчыгы көтәбез. Авыл клубы каршында аны ясаячаклар, нигез салынды инде. Киләсе җәйдә, бәлки, балалар бирегә уйнарга килерләр. Безнең күршеләребез дә референдумга килә. Моңа мин дә, ирем дә уңай карыйбыз, - ди ул.

Авыл халкы референдумга риза гына. Үзара салым акчалары авылны төзекләндерү өчен генә бит. Иске Писмәнлеләр моны аңлап эш итә, дип яза район басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100