news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы хастаханәсендә дәваланучылар Президентны палаталарда сайлый

Район хастаханәсендә дәваланучылар сайлауларда тавыш бирү мөмкинлегенә ия булды.

Лениногорск районы хастаханәсендә дәваланучылар Президентны палаталарда сайлый
Айсылу Габбасова

(Лениногорск, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Бүген Лениногорск Үзәк район хастаханәсендә дәваланучылар мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмады. Биредә 150 кеше Татарстан Президенты өчен тавыш бирү мөмкинлегенә ия, дип хәбәр итте zamansulyshy.ru.

1810нчы номерлы ябык участок комиссиясе әгъзалары хастаханә бүлекләре буенча бюллетеньнәрне сала торган тартмалар белән йөрергә чыкты. Болар — хастаханәнең бала тудыру йорты, медицина-санитария часте, тире-венерологик диспансер, туберкулезга каршы диспансер бүлекләре.

Хирургия бүлегендә дәваланучы Сергей Никифоров моңарчы, гадәттә, сайлауларга хатыны белән бергә участокка барып тавыш биргән булса, быел хастаханәдә тавыш бирергә туры килгән. «Якты киләчәк өчен, балаларыбызның тормышы матур булсын өчен тавыш бирдем», — диде ул.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100