Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск районы башлыгы сугыш ветеранына ярты елга район газетасына язылу бүләк итте
Бу бәхеткә шәһәребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсе – Урал Фатыйхович белән Рәйсә Мәхүмовна Фәтхуллиннар лаек булды.
(Лениногорск, 29 апрель, “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорск районы башлыгы сугыш ветеранына ярты елга район газетасына язылу бүләк итте. Бу бәхеткә шәһәребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсе – Урал Фатыйхович белән Рәйсә Мәхүмовна Фәтхуллиннар лаек булды, дип хәбәр итә http://www.zamansulyshy.ru/ сайты.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларны үзенең кабинетына чакырып, “Заман сулышы” һәм “Лениногорские Вести” газетларына киләсе яртыеллыкка язылу бүләк итте.
-Без һәрвакыт ике район газетына язылабыз, укыйбыз. Ә менә Җиңү көне алдыннан, бигрәк тә әлеге бүләкне Рәгать Галиәгъзәмович кулыннан алу аеруча зур шатлык, рәхмәт, - диде ветераннар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз