news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов журналистлар белән очрашты

Район башлыгы шәһәрдәге төрле газета һәм телевидениедә эшләүче хезмәткәрләргә күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов журналистлар белән очрашты
zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/leninogorsk-rayony-bashlygy-rgat-khsenov-zhurnalistlar-beln-ochrashty

(Лениногорск, 17 февраль, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Район башлыгы Рәгать Хөсәеновның журналистлар белән очрашуы күркәм традициягә әйләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Ярминкә” нәшрият йортында үткән чираттагы очрашуда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, ветеран-журналистлар, бүгенге көндә шәһәрдәге төрле газет һәм телевидениедә эшләүче журналистлар катнашты.

Бу юлы Республика журналистлар съездыннан соң очраштылар, районнан  анда журналистлар оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Владимир Кожевников җитәкчелегендә делегация катнашкан иде, алар тәэсирләре белән уртаклашты.

Рәгать Хөсәенов безнең массакүләм мәгълүмат чараларында элек-электән көчле журналистлар эшләвен билгеләп үтте. “Үзләре үрнәгендә яңа буынны тәрбияләде, бүген сез халыкка мәгълүматны җиткерүчеләр булып торасыз, эшегездә уңышлар телим сезгә", - диде.

Район башлыгы шәһәрдәге төрле газета һәм телевидениедә эшләүче хезмәткәрләргә күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Очрашуда массакүләм мәгълүмат чараларында ТАССРның 100 еллыгына багышлап, ветеран-журналистлар, шәһәр һәм районның күренекле кешеләре турында мәкаләләр циклын башларга, дигән тәкъдим булды, аны барысы да хуплап кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100