news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы балалар бакчасы педагогы Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесе арасында

Сочида «Россиянең ел тәрбиячесе – 2021» Бөтенроссия бәйгесе лауреатларының исемнәрен игълан иттеләр.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лениногорск районындагы 10нчы балалар бакчасы педагогы Виктория Цыганова Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесе арасына керде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сочида “Россиянең ел тәрбиячесе – 2021” Бөтенроссия бәйгесе лауреатларының исемнәрен игълан иттеләр», - диелә хәбәрдә.

«Балалар белән педагогик чаралар» дигән сынау нәтиҗәләре буенча 83 катнашучы арасыннан иң яхшы 15 тәрбияче сайлап алынды. Алар абсолют җиңүче өчен көрәшне дәвам итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Виктория Цыганованың Татарстанда «2021 ел тәрбиячесе» бәйгесендә җиңү яулавы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100