news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Лениногорск районы "Бәйге" ат чабышларына әзерләнә
Анда атлар болын-кырлар буйлап, ерак арага чаба, шулай итеп аларның чыдамлыгы сыналачак.
Скопировать ссылку
zamansulyshy.ru
(Казан, 11 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). 18 май көнне Лениногорск районы Югары Каран авылы янындагы "Алмакай" атлар утарында ат чабышлары - "Бәйге" узачак.
"Бәйге - ул төрки халыкларда ат чабышлары уздырып, традицион милли күңел ачу чарасы. Анда атлар болын-кырлар буйлап, ерак арага чаба, шулай итеп аларның чыдамлыгы сынала.
Әлеге ат чабышлары районда зурлап, менә берничә ел үткәрелә, аны татар атларын үрчетүче фермер Фәрит Нәбиуллин оештыра.
Бу көнне 2,3, 4 һәм аннан да зуррак татар атлары чабышы булачак.
Программада шулай ук атка атланып, җәядән ук ату каралган. "Кыз куу", "Аударыш" уеннары да булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot