news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы авыл җирлекләрендә референдум узды

Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев әйтүенчә, үзара салымнан кергән акча юллар төзүгә тотылачак.

(Лениногорск, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Быел да республиканың барлык авыл җирлекләрендә референдум бер көнне үтә. Билгеле булганча, 2016 елдан башлап үзара салым референдумы уздыру вакыты алышынды. Шулай итеп, 19 ноябрьдәге референдум 2018 ел өчен үтә. Тавыш бирүләрне алдан оештыруның сәбәбе бик гади, ул җәй көне үк төзекләндерү-ремонт эшләрен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип яза җирле басма.

Без Тимәш, Сугышлы авыл җирлекләрендә булып кайттык. Тимәштә сайлау участогын иртәнге җидедә ачканнар. Халык килә, бюллетень алып, кабинага кереп, үзара салымга ризамы-юкмы икәнен белдереп тамгасын куя да, әрҗәгә сала. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев әйтүенчә, үзара салымнан кергән акча юллар төзүгә тотылачак. “Дәүләттән дүрт мәртәбә артып кайтуы да бик файдалы”, ди ул.

Сугышлы авыл җирлегендә быелгы үзара салым акчасын юлларга вак таш җәю һәм зиратларны төзекләндерүгә тотырга дип планлаштырганнар. Монда да иртәнге якта халык күбрәк килә.

- 100 сум акча жәл түгел. Үзебезнең авылны төзекләндерүгә тотылачак бит ул. Бу хакта алдан авыл җыенында сөйләштек, - ди авыл халкы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100