news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районы аграр предприятие җитәкчеләре язгы чәчү планнарын тәкъдим итте

Һәр хуҗалыкның минераль ашлама, запас частьләр, орлык, ягулык-майлау материаллары буенча ресурслары каралды.

(Лениногорск, 3 март, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Авыл хуҗалыгы идарәсендә язгы чәчүгә багышланган киңәшмә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, авыл хуҗалыгы начальнигы Илнур Шамарданов, идарә белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Һәр аграр хуҗалык язгы чәчү планнарын тәкъдим итте, сөйләде.

Һәр хуҗалыкның минераль ашлама, запас частьләр, орлык, ягулык-майлау материаллары буенча ресурслары каралды, финанс чаралары исәпләнде, бурычлар билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot