news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районның Түбән Чыршылы мәктәбендә “Дуслык күпере” очрашуы узды

Кичәдә татар һәм керәшен җырлары-биюләре, милли уеннар, костюмнар белән таныштылар.

(Лениногорск, 7 февраль , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Шушы көннәрдә Лениногорск районның Түбән Чыршылы мәктәбендә Федотовка авылы укучылары һәм укытучылары катнашында очрашу узды, дип хәбәр итә район газеты.

Түбән Чыршылы авылы халкы күршеләре - Федотовка авылы керәшеннәре һәм шушы җирлеккә караган зур булмаган авыл - Кузьминовкада яшәүче төрле милләт халкы белән дус яшиләр. Бу элек-электән шулай килгән: әби-бабайлар алыш-биреш тә ясаганнар, үзара кунакка да йөрешкәннәр.

Кичәдә татар һәм керәшен җырлары-биюләре, милли уеннар, костюмнар белән таныштылар. Сөйләшеп-аралашып утырганда, керәшеннәрнең сөйләменә дә игътибар итәләр, алар йомшак итеп, җырга салган кебек сөйләшәләр, ә җырлаганда тагын да матуррак килеп чыга икән.

Кунаклар тарафыннан тальян гармунга кушылып башкарылган “Җиләк җыйдым” җыры күңелгә аеруча якын булды. Ул көнне “Дуслык күпере” очрашуы дуслыкны тагын да ныгытты. Уңай тәэсирләр алып, киләчәктә тагын да шундый күңелле кичәләр уздырырга килешәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100