news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районының Юлтимер мәдәният йортында балаларга юл кагыйдәләрен өйрәттеләр

Лениногорск районының Юлтимер мәдәният йортында балаларга юл кагыйдәләрен өйрәттеләр
zamansulyshy.ru

Лениногорск районының Юлтимер авылы мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре һәм балалар катнашында «Урамда көтелмәгән хәлләр дә була» чарасы узды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза. 

Әлеге чара муниципаль районда баручы «Игътибар – балалар!» республикакүләм профилактик акциясе кысаларында үткәрелде. Акция 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Юлтимер мәдәният йортында балалар белән берлектә юл иминлегенә кагылышлы чара ел саен уздырыла. Быел да бу чарага «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова һәм Лениногорскидагы киноучреждение җитәкчесе Любовь Липатова килде.

«Җәйге каникулда, бигрәк тә мәктәпкә, балалар бакчасына барыр алдыннан юл иминлеге буенча кагыйдәләрне, белемнәрне искә төшерү, ныгыту бик кирәкле чара. Авылыбызда җәйге каникулда балалар арта, аларның күбесе велосипедта йөри, велосипед – юлда хәрәкәт итүче транспорт бит, шунлыктан игътибарлыкны киметергә ярамый»,  – дип сөйләде Юлтимер мәдәният йорты җитәкчесе Рәшидә Зиангирова.

Мәдәният йортында узган чарага башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр килде. Зөлфия Рахманова алар белән викторина үткәрде, сораулар, әлбәттә, юл темасына кагылышлы иде. Балалар бу өлкәдә тирән белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук Зөлфия Рахманова үзе белән истәлекле бүләкләр дә алып килгән, аларга призлар тапшырды. Кино бүлегеннән Любовь Липатова зур экранда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төшерелгән документаль фильм күрсәтте, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot