news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск районының Юлтимер авылында мобиль элемтә станциясе эшли башлады

Лениногорск районының Юлтимер авылында мобиль элемтә станциясе эшли башлады
Фото: "Заман сулышы" газетасы

Лениногорск районының Юлтимер авылында мобиль элемтә станциясе эшли башлады. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Хәзер Юлтимер авылы халкы кәрәзле телефоннан шалтырату өчен «кайда элемтә» бар икән дип, сигнал эзләп йөрми, авылның төрле почмагыннан теләсә кайсы ноктага шалтырата ала.

Мондый мөһим һәм кирәкле уңайлылык «Мәгълүматлар экономикасы һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектының цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде.

Хәзер Юлтимер авылы халкы тәүлек дәвамында якыннары белән телефоннан сөйләшә ала. Элегрәк чыбыклы интернет ярдәмендә файдаланганнар, әле ул да яхшылап эшләмәгән.

«Мобиль телефоннан кая да булса шалтырату өчен урамга чыгарга, русча әйткәндә, «сеть тотарга» кирәк иде. Өйдә бөтенләй элемтә юк иде. Безгә шалтыратучылар да шалтырата алмыйча интектеләр. Хәзер бөтенләй башкача шул, бик җайлы өйдә диванда утырып кына телефоннан сөйләшү», – дип сөйли шушы авылдан Зөлфия Вәлиәхмәтова.

Аның сүзләренә Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова да кушыла (Юлтимер Сугышлы җирлегенә керә).

«Югары тизлекле интернет булмау, әлбәттә, начар иде. Студентлар, шул исәптән минем кызларым да, сессия вакытында өйгә кайтмыйлар иде, чөнки алар монда әзерләнә алмый, үзегез беләсез, уку процессында мобиль интернетсыз булмый. Авыл халкы кәрәзле телефоннарында ике симка йөртте, берсе – бер операторныкы булса, икенчесе – икенче операторныкы. Төрле урамда да төрлечә «тота» иде», – ди авыл башлыгы Альбина Зиатдинова.

Яңа кәрәзле элемтә вышкасын Юлтимер авылына яз аенда – майда урнаштырганнар, бер айдан мобиль элемтә эшли дә башлаган. Сигналы 10 километр ераклыкка да тарала.

Узган атнада «Казан-Экспо» да узучы «АГРОВОЛГА-2025» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында, видеоконференция режимында республика торак пунктларында урнаштырылган мобиль элемтә база станцияләрен эшләтеп җибәрү чарасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot