news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районының баш табибы бала тудыру йорты ябылу турындагы хәбәргә ачыклык кертте

Лениногорск районының баш табибы бала тудыру йорты ябылу турындагы хәбәргә ачыклык кертте
Фото: https://zamansulyshy.ru/

Лениногорскида бала тудыру йорты ябыла дигән хәбәр яшен тизлегедәй, барлык социаль челтәрләрдә таралды. Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гирфанов медицина учреждениесендә булганнан соң Телеграм-каналында бу хәбәрнең дөрес булмавын җиткерде. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

«Бала табарга килергә була, медицина учреждениесе эшләячәк. Дөрес, кадрлар белән тәэмин ителеш буенча сораулар бар. Без аларны үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге белән хәл итәрбез», - дип хәбәр итте Марат Гирфанов.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев әйтүенчә, бездәге бала тудыру йорты турында бары уңай фикерләр генә ишетелә. «Лениногорск бала тудыру йорты авторитетлы ул. Безгә башка шәһәрләрдән дә киләләр. Бала тудыру йортындагы барлык бүлекләр: гинекология, патология, акушерлык хезмәте үз эшләрен дәвам итә», - ди ул.

Дөрес, эштән китү сәбәпле, бала тудыру йортының баш табибы юк. Ләкин аның эшен башкаручы табиблар, дежур табиблар бар. Баш табиб Равил Шагиев әйтүенчә, Әлмәттән табиблар да килеп ярдәм итә.

«Монда барлык акушерлык ярдәме күрсәтәбез. Патологиясе булмаганнар безнең бала тудыру йортында бәби таба ала. Ә инде медицина күрсәтмәләре буенча тагын да квалификацияле ярдәм кирәк булган очракта, алар Әлмәт яки Казан перинаталь үзәгенә җибәрелә. Әле менә шушы көннәрдә ике хатын әни булды», - ди Равил Шагиев.

Регина исемле ханым 30 сентябрьдә Лениногорск бала тудыру йортында икенче баласын тапкан. Барысы да уңышлы узган. «Бала тудыру йортындагы персоналлар яхшы мөнәсәбәттә, барысы да үз эшен белә. Кызымны дөньяга тудыруда булышулары өчен рәхмәт», - ди Регина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100